“Тоннель”дә кемнәргә беркетмә төзелгән?
Районыбызда «Тоннель» профилактик чарасы үтте.
Әтнә районында «Тоннель» операция барышында теркәлгән ике беркетмә төзелгән. Бер кеше иминлек каешын эләктермәгән.Иң еш очрый торган кагыйдә бозу, әмма шуңа да игътибарсыз калдырырга ярамый. Куркынычсызлык каешы – авария вакытында тормышны саклап калуның төп чарасы, һәм аның турында кисәтү беркайчан да артык булмый.
Тагын бер кагыйдә бозу – автомобильнең номеры чиста булмау сәбәпле, протокол төзелгән. Юлларда игътибарлы булыгыз һәм машинагызның номерын чиста килеш саклагыз. Бу сезне штрафлардан гына саклап калмый, ә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә дә зур өлеш кертә.
Әлеге операциянең максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү һәм юлларда иминлекне арттыру.
Бүген һава торышы кискен үзгәрде, алдагы көннәрдә дә карлар явуы көтелә. Җәйге көпчәккә күчеп йөрүчеләр игътибарны тагын да арттырсалар иде. Һәр машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, игътибарлы булып, башкаларның иминлеген хөрмәт итеп йөрсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев