Үлемгә китергән һәлакәт
2 февральдә «Мәскәү-Уфа» (Мамадыш районы) автоюлының 947 чакрымында 1994 елгы Renault автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне, дистанцияне сайламаган һәм алда торган ярымприцепка бәрелгән.
2 февральдә «Мәскәү-Уфа» (Мамадыш районы) автоюлының 947 чакрымында 1994 елгы Renault автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне, дистанцияне сайламаган һәм алда торган ярымприцепка бәргән. Аны йөртүче машинаны кардан чистартырга туктап торган булган.
Нәтиҗәдә Renault автомобиленең 2 айлык пассажиры булган бала һәлакәт урынында үлгән.
Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев