Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез дип искәртү бу
26 августта Чүпрәле районында Kia автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, 3.20 «Узып китү тыелган» юл билгесе зонасында каршы як полосага чыккан һәм Cherry автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Kia автомобиле йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән урында ук үлә, Cherry автомобиле йөртүчесе соңрак хастаханәдә вафат була.
Әлеге юл-транспорт һәлакәтенең шартлары ачыклана.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Нет комментариев