Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Урланган автомобильне Дусым авылында куып тоталар

Әтнә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының дежур частена 2025 елның 10 октябрендә Лада Приора автомобилен урлау турында хәбәр килеп ирешә.

Мәгълүмат эшкәртелү барышында әлеге автомобиль Әтнә-Киме юлының 6нчы километрында күренеп кала. Автомобиль йөртүче полиция хезмәткәренең туктау  таләбен үтәми һәм качып китәргә омтыла.

Эзәрлекләү нәтиҗәсендә транспорт чарасы Дусым авылында тоткарлана. Автомобильне 2000 елда туган ир-ат йөрткән булып чыга, ул элегрәк транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, тикшерү узар өчен больницага барудан  баш тарткан.

Барлык катнашучылар да Әтнә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгына китерелде. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Хокук бозучыга карата закон кысаларында тиешле чаралар күреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев