Яшелчә бакчасына машинада җилдереп кенә
Юл иминлеге

Яшелчә бакчасына машинада җилдереп кенә

Машина йөртүче һәлакәттә зыян күрмәгән.

Татарстанда чит ил машинасы яшелчә бакчасына кереп китеп, ян ягына ауган. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.

Агентлыкка мәгълүм булганча, бу хәл республиканың Ютазы районында булган.

Бәйрәкә авылында «Фольксваген Поло» автомобиле шәхси бакчага килеп кергән, аннан ян ягына ауган.

Бәхеткә, шофер һәлакәттә зыян күрмәгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-07-2020/tatarstanda-chit-il-mashinasy-yashelch-bakchasyna-kerep-kitep-yan-yagyna-augan-5754017


Нет комментариев