Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Әлфинә - җиңүче!

Кичә Кукмарада "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы - 2020" бәйгесендә районыбыздан Олы Әтнә мәдәният йорты директоры Әлфинә Мөхәмәдҗанова катнашты.

Кичә бу хакта хәбәр иткән идек http://atnya-rt.ru/news/byge/tnlr-kukmarada-bgen-fotoreportazh

Сөенечле хәбәр җиткерәбез: катнашкан ун район арасында "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә  Әлфинә Илдар кызы җиңү яулады.

 -  Казанга - Пирамидага кайчан барасын әле әйтмәделәр. Мин берүзем генә бу җиңүне яулый алмаган булыр идем. Рәхмәт үземнең хезмәттәшләремә, "Алчәчәк"  бию төркеменә, "Конфетки" вокал ансамбленә  һәм аларның җитәкчеләренә, район сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренә, укытучыларына, үземнең тормыш иптәшемә, булышкан һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм,- ди Олы  Әтнә мәдәният йорты директоры Әлфинә Мөхәмәдҗанова.

Котлыйбыз, Әлфинә Илдар кызы!  Уңышларың алда булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев