Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Яңа Шашы зурдан куба

Яңа Шашы авыл җирлеге бу уңайдан да үрнәк булырлык итеп эшли. Тамга өчен генә түгел икәнлеге яхшы күренә.

Быел 15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тула.  Менә шул уңайдан алар Яңа Шашы мәктәбендә  интернационалист  сугыш ветераннары белән очрашу оештырырга җыеналар. 

Әзерлек эшләре алдан башланган. Әлеге авыл җирлегеннән 4 ир-егет  Әфган җирендә үз бурычын үти. Менә шул ветеран сугышчыларның капкасына беркетергә авыл җирлеге элмә такталар ясаткан. Моны оештыручы -авыл җирлеге башлыгы Сабирҗанов Марат Сорур улы. 

- Яңа Шашы мәктәбе коллективы бик булышты, мәгълүматны компьютерда җыеп бирделәр. Бу сугыш ветераннары онытылырга тиеш түгел, Аллага шөкер, исән-сау кайттылар. Кызганыч, аларның берсе Шакиров Радик инде вафат. Калганнары исән-сау, гаиләләре белән яшәп, эшләп йөриләр. Кайда да үрнәк... Без үзебезчә менә шушы хезмәтебез белән аларның исемен мәңгеләштереп, аларны бу истәлекле көн белән котлап, рәхмәт әйтергә уйладык - ди Марат Сорур улы.

15 февральдә оештырылачак бәйрәмгә 1983-1985 нче елларда интернациональ бурычын үтәгән  Сап егете Ситдиков Илфар Билал улының кайта алмавы мәгълүм булгач, ул Яр Чаллы шәһәрендә гаиләсе белән яши, элмә тактаны аңа кайткан вакытын туры китереп, алдан тапшыра алар. 

Вафат булган сугыш ветеранының да әти-әниләре "Онытмаганнар", дип,  улларын онытмауларына рәхмәт укыганнар.

Ә калган өч ветеранга - Чембулат авылында яшәүче Әнәс Җәләлиевкә, Мамыштан Халиков Фәргать Фаяз улына, вафат булгнан Шакиров Радик Рафаэль улына ( 11.09.1969-09.10.2012) тиешле элмә такталар бәйрәм көнендә тапшырылачак.

 Бүгенге көндә мәктәп коллективы, китапханә әлеге бәйрәмгә әзерләнү эшләре белән мәшгуль. 

Авыл җирлегенең бу эшенә куанырлык та, сокланырлык та. 

Фотоларны хәбәрчебез Гөлнара Корбанова җибәрде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X