Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Юбилеең белән котлыйбыз, Әлфия!

Олы Әтнә авылында гомер итүче Әлфия Әгъләм кызы Бәйрәмовага бүген 50 яшь тула.

Гүзәллекнең үзе булып
Тугансың син җиргә.
Сөеп һәм сөелеп яшә,
Кайгы күрмә бер дә!

Килмәсен сиңа кайгылар.
Тимәсен сиңа чирләр.
Һәрчак бул шундый акыллы.
Һәрчак бул шундый чибәр.

Юлдаш булып сиңа иң элек
Янәшәңдә барсын изгелек.
Йөзләреңә чыккан бәхетең
Була күрсен, берүк, гомерлек. 

                                                                  Хөрмәтле күршебез, дустыбыз Әлфия! 

      Олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз сине. 50 яшең белән!  Вакыт бик тиз үткән. Әле кайчан гына бер нигезгә килеп төшеп, йорт төзү мәшәкатьләре белән яна идек. Юкны җиткереп, барны бүлеп, ике йорт арасына киртә корып тормыйча гына тормыш башладык. Аннан соң корылган коймаларны да атлап-сикереп  үтеп, стена аша гына сөйләшеп, бер-берләрен саклап-яклап, бер гаиләнекеләр кебек яшәп балаларыбыз үсте. Ә без, бер бер йорттагы ике күрше, туганнардан да якын булып гомер иттек. Аллага шөкер, яшәешебез бүген дә шулай. Бер гаилә кебек яшәп яткан көнебез. Без, хәтта, беребез башлаган эшне, икенчебез төгәлләп яшәгәнбез. Ике йортны бүлү булмаган. Үзара ярдәмләшүгә, үзара шатлыкка  ияләнелгән. Безнең үрнәктә балалар үскән. Алар бүген дә берсен-берсе кайгыртып яшиләрАллаһка шөкер.

Менә шул узган гомерне уйлап, бүгенгесенә куанып, алдагысының яхшы булуын теләп, олы юбилеең белән котлыйбыз сине. Сәламәт бул. Гомерең озын булсын. Кайнанаңның фатихасы, баладан яңа котылган әниләрнең рәхмәте, әти-әниеңә,  кешеләргә эшләгән изгелекләрең меңе белән үзеңә кайтып,  ирең Радик белән тигез гомер итеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, сөеп-сөелеп, киләчәктә тә бүгенгедәй кадерле булып, киленең Алина белән серләшеп, оныклар бәхетенә куанып  яшәргә насыйп булсын сиңа. Юбилеең мөбарәк булсын! 
                                              Бәхет - куанычлар гына теләп,  күршеләрең  -   Мингатиннар гаиләсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев