Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Ачуын чыгарсаң, алтын медаль генә алмый, тәхеткә дә, хәтта Айга да менә безнекеләр!”  – шагыйрә Сания  Әхмәтҗанова “Әтнә таңы”н укый

Үсәсе Динә, таныласы Динә, татарның горурлыгы буласы Динә!- алтын медаль алган Әтнә кызы нинди ул? дигән язмага үз фикеремне язасым килде, дигән  шагыйрә. Рәхмәтемне кабул итегез, Сания ханым! Шатланабыз, куанабыз безне укуыгызга! С.Мингатина.

      Мин менә шундый Динә кебек кызларыбыз турында чын бер дулкынлану, шатлык хисләре белән укыйм. Бар ул, бетмәячәк татарда милләт йөзе булырлык кызлар!

 http://atnya-rt.ru/news/arabyzdan-berebez/sse-din-tanylasy-din-tatarny-gorurlygy-bulasy-din-altyn-medal-algan-tn-kyzy-nindi-ul

    Димәк, милләт тә яшәячәк. Мөхлисә, Фатиха, Галимәләргә алмашка яңа буын - Алинә, Диана, Динәләр килде.

Бу кызларыбыз бүген ил һәм дөнья күләмендә милләт данын яклый. Ачуын чыгарсаң, алтын медаль генә алмый, тәхеткә дә, хәтта Айга да менә безнекеләр! Эшен дә эшли, җырын да җырлый!

Рәхмәт, Сүрия дускай! Бу язмаңны да укып, җаныма рәхәтлек алдым. Бик оста, ихлас итеп язгансың. Уңышлар телим. Яңа хәбәрләр көтәм.

Сания Юныс кызы ӘХМӘТҖАНОВА,

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев