Күбесенчә, техникада эшли...
Хәер, ул эшли башлаган елларны ат җигүче дә заман техникасында эшләгән кебек бәяләнә..
Яңа Шимбердән ирле-хатынлы Флера һәм Римхәт Галимҗановлар белән алар ишегалдында утырганда очраштык.Дөресрәге, телефоннан шалтыратып, алар белән очрашырга сүз куешкан идек – безне, редакция хезмәткәрләрен капка алдына кадәр чыгып каршы алдылар.
Таралып беткәнне җыярлармы икән? ... Алар белән әңгәмәбез күңелсезрәк темадан башланды. Алгы планга авылларда, шул исәптән Яңа Шимбердә дә халык саны кимү, әллә ничә гасыр яшәгән нигезләрнең юкка чыгуы турындагы сөйләшү чыкты. Чыннан да элекке белән хәзергене чагыштыргач, хәйран каласың.
– Гел болай бармас әле ул, авыл тормышы кабат җанланыр, – дим, әңгәмәбезгә матур төсмерләр өстәргә теләп.
– Юк инде, алай булмас. Без күрә алмабыз аны... бездән соң булса гына, – дип кырт кисеп, бу темага нокта куйды Римхәт абый.
Шунда Флера апа да:
– Таралып беткән авылны җыя алмыйлар инде, – дип куйды.
Дәшмәүне өстенрәк күрдем... Күпләрне кызыксындырадыр бу сорау – чыннан да, таралып беткәнне җыя алырлармы?
Бик күп чордашлары кебек үк, Римхәт абый да катлаулы тормыш юлына ия. Әтисе Галимҗан бабай шушы ук нигездә туып-үсә. Әнисе Өммегөлсем исемле, Күәм авылыннан. Бик матур гаилә коралар алар. Әмма, әйтергә кирәк, Өммегөлсем әби аның икенче хатыны була. Бу никахтан бары Римхәт абый гына туып үсә.
Шунысы сокландыра, әтисенең беренче хатынының сеңлесе Зәйнәп исемле, шөкер, исән-сау, тиздән 100 яшен тутыра икән. Билгеле булсын, безнең Бактачы авылы суын эчеп үскән ул апай. Әнә шул никахтан 3 балалары – Әнвәр, Шамил абыйлары һәм Гөлсем апасы туа.
Балачак булса да, Бөек Ватан сугышы чоры белән бәйле хатирәләре дә шактый аның. Әйтик:
– Әти сугышка киткәч, кечкенә булсам да, әни эштән кайтышка бәрәңге әрчеп куюларым әле дә истә, – дип авыр сулап куя Римхәт абый.
Барлы-юклы бәрәңгене бик юка итеп әрчеп, табага салып мич алдына куеп пешерә торган була. Бергә шуны ашап, тамак ялгагач, әнисе кабат эшкә китә.
Шунда ук:
– Бервакыт балалар: “Әти, кайдан өйрәндең син болай матур итеп бәрәңге әрчүне?” дип сорадылар. Әлбәттә, кечкенә вакыттан эшләп, өйрәнеп үскәнгә күрә истә калган шөгыль бу, – дип көлемсери.
Хәер, ул гына да түгел, шул нәни чакта укул чор балалары өй эшләрен карап, көче җитсә дә, җитмәсә дә теләсә-нинди эшкә тотынып үсә. Кыскасы, хезмәт тәрбиясе нигезендә яши Римхәт абый.

Шунысы бәхәссез, Флера апай әйтмешли, әти-әнинең бердәнбер улы булгач, кадерле бала булып үсә. Әнисе дә, кем әйтмешли, үзенә ничек кенә авыр булмасын, кечкенә улына җил-яңгыр тидертмәскә тырыша.
Ашау-эчү ягы такы-токы булса да, уртак тырышлык белән ачка тилмермиләр. Әлбәттә, сыерлары булу нык ярдәм итә. Дөрес, аны күмәк хуҗалыкка эшкә җигәргә туры килә. Тик моның да файдалы ягы булган – сыерга аз булса да ашарга-эчәргә эләккән. Нәтиҗәдә, сөте дә, хәтта елга бер тапкыр бозавы да булган. Бөек Ватан сугышы елларында ул да башкалар кебек үк төрле үләннәрне еш куллана. Какы, кузгалак, акбаш кына да түгел. Аның безнең буын белгәннәре генә әнә шулар.
Шунда ук күңелле бер вакытны искә алгандай:
– Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр еллар булса да, укыдым мин, белемле булдым. IV сыйныф белемне монда, үземнең туган авылда алдым. Аннан күршедәге Түбән Көек авылына йөреп, тагын III сыйныф укыдым. Әти-әни тырышлыгы белән VII сыйныф белемгә ия булдым, – дип куана.
Әнә шул белеме киләчәктә бик ярап та куя үзенә. Бу хакта алдарак язармын әле.
Әтисе Галимҗан Бөек Ватан сугышыннан исән-имин әйләнеп кайта аның. “Тик сугыш чоры белән бәйле бер генә истәлеге белән дә уртаклашмады. Бәлки сөйләгәндер дә, мин хәтерләмим”, – ди ул.
Әлбәттә, гаилә өчен зур шатлык. Шулай да онытмыйк – сугыш арты авыр еллар була әле бу. Ул теманы читкә куеп торып, мәкаләне Римхәт абыйның егетлек һәм аннан соңгы хезмәт чорлары турында язып дәвам итик.
Үсеп, егет булгач, күмәк хуҗалык эшләренә аны да җәлеп итәләр. Шөкер, аңа ат җигүне ышанып тапшыралар. Төрледән-төрле эшләр арасыннан аеруча хәтеренә уелганы – ат белән бәрәңге сызу. Авыр да, шул ук вакытта гаять җаваплы да хезмәт була ул. Тагын бер искә уелганы – тимерчелектәге эш. Хәер, Римхәт абый берсен дә зарланып искә алмый, киресенчә, яратып, шул чорны сагынып сөйләде.
Армиягә китәр вакыты якынлаша. Ул чорда патриотлык гаять көчле – бөтен яшьләр дә солдат хезмәтенә китәргә дип атлыгып торалар. Әмма аңарчы аңа комбайн ышанып тапшыралар. Ихлас тырышып, башкалар сокланырлык итеп эшли ул. Шул ук елны авылдагы элекке җил тегермәнен электр куеп үзгәртәләр – мактаулы тегермәнче вазифасын да аңа башкарырга туры килә. Аннан армиягә китә.
Солдат итеген 3 ел буе Чиләбедәге танк гаскәрләрендә хезмәт итеп туздыра. Ул чорны да аерым хөрмәт белән искә ала. Техникага мәхәббәт әнә шунда формалаша, күрәсең. Армиядән кайткач та, Усадтагы тракторчылар хәзерләү курсларына укырга керә. Биредә 1 ел дәвамында тракторчы булырга укый.
Укып кайтуга, көтеп торганнар гына диярсең, башта аны комбайнга утырталар. Трактор тартып йөри торган комбайн була ул. Эшен җаваплы карап, яхшы башкара. Римхәт абыйга чылбырлы трактор бирәләр. Соңрак “Беларусь”ка утыра.
Барысын искә алсак, бөтен хезмәт юлы 43 ел аның. 1999 елны пенсиягә чыга, әмма аннан соң да 2 ел эшли әле.
Халык телендә әнә шундый мәкаль йөри. Яхшы мәгънәдә аңларга кирәк моны. Римхәт абый һич кенә дә эшсез утырырга яратмый. Әнә шул аны яңа төр һөнәргә илтә. Хәтерлисездер, заманында газетабызда иске шинельләрдән унти аяк киемнәре тегүче турында язган идек. Мәкаләбезнең герое – шушы Римхәт абый инде. Бүрек тә, хәтта тун да тегә ул.
– У-у, заказ бик күп иде, – ди.
Әмма аның бу яңа һөнәрен Флера апай гына өнәп бетерми. “Бөтен өй иске чүпрәкләр һәм тузан белән тулды. Башка заказ алма инде, дидем”, – ди.
Флера апа белән Римхәт абый армиядән кайткач танышалар. Монысы югарыда телгә алган Бактачыдагы апасы аркылы башкарыла. Тимерне кызуында сук, ди татар халкы. Озакка сузмыйлар – 1963 елны өйләнешәләр алар. Шөкер, алар бәхетеннән бик матур ике кызлары туа. Кызганычка каршы сүзтезмәсен кулланырга туры килә – Биектауда яшәгән 1964 елгы кызлары Фрузия берничә ай элек вафат булган. 1966 елгы икенче кызлары Лидия пенсиягә чыккан, хәзер Казаннан кайтып, аларны бага.
Флера апай үзе 1942 елны Бактачы авылында туып үсә. Ул да кечкенәдән хезмәт сөеп үсә, эштән һич аерылып тормый. Туган авылында, җирле күмәк хуҗалыкның дуңгызларын, ә бирегә килгәч сарык, бозау, хәтта үгез тәрбияли – нәкъ бу чорда аның бик нәтиҗәле эшләвен, чын мәгънәсендә хезмәт алдынгысы булуын искә алып, яшь бозау белән дә бүләклиләр.
– Ул бозауны сыер итеп тәрбияләп үстердек. Игелекле мал булды, – ди Флера апа.
Кыскасы, Флера апаның үз сүзләре белән әйтсәк, “Гомер буе фермада эшли”, ул.
Флера апа Римхәт абыйдан аермалы буларак, ишле гаиләдә туып үсә һәм тәрбияләнә. Әти-әнисенең 5 ир малаена нибары бер кыз булып, ул да игътибар үзәгендә үсә. Янә кызганычка каршы диикме, инде бары ул гына исән-сау, башка бертуганнары вафат.
– Бүгенге көннән барыбер дә канәгать без. Ялгыз түгелбез, өстәвенә безне кызыбыз тәрбияли, – диләр.
Нет комментариев