2 апрель 2020 яңалыклары
-
Гөлүсәдән - шарлотка. Пешереп карагыз...
Өйдә утырганда кирәге чыгар
-
ТРда полицейскийлар Казан шәһәре буенча йөрүгә хокук бирә торган белешмәләр әзерләү һәм сату буенча законсыз эшчәнлекне туктаттылар.
Без капчыкта ятмый, ди халык.
-
Путин: Коронавирусны кисәтү буенча төбәк башлыкларына өстәмә вәкаләтләр биреләчәк
Атна азагына кадәр төбәкләр үз территориясе өчен оптималь булган профилактика чараларының конкрет җыелмасын билгеләргә тиеш булачак.
-
Россия Дәүләт Думасы кредит каникуллары турында закон кабул итте
Бурычка алучылар, әгәр үткән айдагы табышлары узган елдагы уртача айлык керемнәр белән чагыштырганда 30 һәм аннан да күбрәк процентка кимесә, бурычка бирүчегә 6 айга кадәр кредит каникуллары билгеләү таләбе белән мөрәҗәгать итә ала.
-
"Әтнәдә 9 кеше карантинда утыра, пневмония анализлары кайтты" - табибә ачыклык кертте
Район үзәк больницасыннан алган хәбәрләргә караганда, Аллаһка шөкер, хәлләр үзгәрешсез.
-
Путин эшләми торган көннәрне ай азагына кадәр озайту хакында белдерде
Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә белдерде.
-
Әтнә РПФ хезмәтләрен дистанцион алыгыз
Өйдә калыгыз! РПФ хезмәтләрен дистанцион рәвештә, ә азык-төлекне өегезгә соратып алыгыз!
-
Әтнәдә бүген 9 кешегә штраф салынган, Татарстанда 250 кеше җавапка тартылган
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен, 250 дән артык кеше штрафка тартылган
-
"Авылларда интернет әйбәтрәк тә эшли" - район электр челтәре белгечләре җавабы
Кырыс шартларда яшибез. Бар нәрсә интернетка бәйле хәзер. Адәм баласы киноны да телевизордан түгел, интернеттан карый. Шуңа бәйле сораулар "ПодслушанО в АтнЕ" төркемендә язылган. Райондашларның сорауларын игътибарсыз калдырасыбыз килмәде.
-
Комиссия күмәк хуҗалыклардагы техниканың язга әзерлеген тикшерде - фоторепортаж
"Татмелиорация" компаниясе генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин, аның урынбасары Азат Рамазанов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агрономы Ринат Ногманов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган комиссия күмәк хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде.
-
Большаков Конституцияләргә төзәтмәләр турында: "Батырлыклар турында хәтер сакланырга тиеш"
Илнең төп законына тарихи дөреслекне яклау турында пункт кертеләчәк.
-
"Банклар эшлиме? Кредитны ничек түләргә?" - әтнәләр соравына җавап
Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшибез. Эшләргә тиешле оешмалар гына бүген эш урынында. Алар да бик тулы состав белән эшләми.
-
Прокуратура: Изоляция чорында хәрәкәт итү өчен ялган белешмә ясаучыга җәза биреләчәк
Күзәтчелек ведомствосы ялган белешмә язган һәм чикләүләрне бозган өчен штраф салу яки оешма эшчәнлеген туктатып тору турында искәртә.
-
Язгы чакырылышта Әтнә егетләре дә армиягә китәчәк
1 апрельдән Татарстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды.
-
Роспотребнадзор коронавирус аркасында билгеләнгән ял атнасын озайтырга өндәде
Ведомство җитәкчесе Анна Попова Covid-19 вирусының инкубация чоры 14 көн булуын искәртте.