Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдә бүген 9 кешегә штраф салынган, Татарстанда 250 кеше җавапка тартылган

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен, 250 дән артык кеше штрафка тартылган

2 апрельдән Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында кабул ителгән Карарны үтәмәгән өчен,  15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф янаганы хакында кичә көн дәвамында хәбәр иттек. Рөхсәт кәгазеннән башка чыгарга ярамаганлыгын да яздык. 

Кемдер җитди кабул итә, кемдер аңлап бетерә алмый, димәк. Тик тормыш үз дөреслеген кертә. Кырыс дөреслеген дияргә кирәк. 

Кичә башланган рейд  тикшерүләрендә күп кешенең ялгышын күрсәтеп, рөхсәт кәгазен ничек тутыру тәртибен аңлаттылар http://atnya-rt.ru/news/yukhidi/tnlr-yul-khrkte-trtiben-saklauchylar-beleshm-alu-kirklegen-kist  дип берничә язма куйдык.

http://atnya-rt.ru/news/mnsbt/eshk-baryp-kaytkanchy-ch-mrtb-tuktatyp-tiksherdelr-raildn-kish

Бүген исә хәл җитдирәк. 

- Кичә урамда рөхсәтсез йөргән 4 кешегә штраф язган булсалар, бүген   9 кешегә штраф салуларын хәбәр иттеләр. Ялган документлар белән йөрүчеләр юк. Райондашларны тагын бер кат кисәтәсе килә. Рөхсәт язуыннан башка урамга чыгарга ярамый. Эшкә баручыларның да рөхсәт язуы булырга тиеш.  Бу рөхсәт язуы да эшкә бару өчен генә ярый,  - дип  ачыклык кертте Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында районда эшләүче  оператив штаб җитәкчесе  Айрат Фәнил улы Каюмов.

   Штраф суммасын   Роспотребнадзор  белгечләре билгели.  Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча,  район эчендә 4 патруль машинасы йөреп тора.  Алар һәр узган-барган  машинаны тикшерәләр. "Машинага да, кешегә дә аерым рөхсәт кәгазе булу кирәк", -  диләр.

Ә  штраф күләменә килсәк, кичә ул 500 сум булырга мөмкин, бүген - 15 000 сум. Монысы турында төгәл мәгълүмат юк. Анысы бик мөһим дә түгел. Иң мөһиме: районның һәр кешесе изоляция чорын җитди кабул итәргә тиеш. 

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотолары

 

      Татарстан Республикасы буенча алынган мәгълүматларга күз салыйк.

      Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре 1 апрельгә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 28 беркетмә төзегән.

Чит илләрдән килгән һәм авырулар белән элемтәгә кергән татарстанлыларны штрафка тарттылар, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

"01.04.2020 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.03.2020 ел, № 234 карары нигезендә, үз — үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен административ җаваплылыкка идарә белгечләре тарафыннан РФ КоАП 6.3 ст.буенча (гражданнарга 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф) 252 граждан җәлеп ителде», - дип шәрехләделәр Роспотребнадзорда.

Ведомствода шулай ук 2 апрельдән закон бозучыларга 15тән 40 мең сумга кадәр җитди штрафлар яный, дип билгеләп үттеләр. Моннан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, судка кальян хезмәтләре күрсәтүне туктату турында 15 материал тапшырылган. 12 материал буенча биналарның эшчәнлеген 60тан 90 тәүлеккә туктатып тору турында Карар кабул ителде.

Чыганак:https://www.tatar-inform.ru/news/health/02-04-2020/v-tatarstane-za-narushenie-rezhima-samoizolyatsii-oshtrafovali-bolee-250-chelovek-5733310

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев