Әтнә таңы

21 июль 2016 яңалыклары

  • 21 июль 2016 - 17:00
    Әтнәдә яңа җитәкче
    Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде. Ул - Мөхәмәдҗанов Ренат Габделфәт улы. Моңа кадәр райондагы салым участогы җитәкчсесе вазыйфасын башкарды. Югары белемле, гаиләле.
    607
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 16:01
    Әтнәләр, «Народный контроль» аша хәбәр итегез!
    Законсыз рәвештә алкоголь сату белән хәзер Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе, башка органнар гына түгел, халык та шөгыльләнә дип хәбәр иткән идек. Бу хакта республиканың Мәгъ­лүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шулай диде. Әгәр алкоголь эчемлекләрне легаль булмаган юл белән сату итү очракларына юлыксагыз, бу хакта «Народный контроль» аша хәбәр бирә аласыз. Инде...
    549
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 15:00
    Әтнәләр дә катнашты
    Казан Федераль университетында яшьләр арасында терроризм һәм экстремизм идеяләре таралуга каршы көрәш ысулларына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конфренеция узды. Әлеге чараларда безнең районның мәгариф, мәдәният һәм спорт бүлекләреннән вәкилләр катнашты. «Татаинформ»нан алынган мәгълүматлар буенча, фикер алышулар вакытында "Яшьләрнең экстремис­тик агымнарга иярүе - бик күп факторларга бәйле катлау­лы күренеш. Ул белем җитмәү,...
    574
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 14:09
    Әтнәләр, Аллага тапшырдык, кирәксә саттырмаслар иде
    2017 ел башыннан канун буенча мәктәп һәм хастаханә бинасында исерткеч эчемлек сатарга рөхсәт ителәчәк. Бу хакта Life.ru язып чыкты. Дөрес, моның өчен эшмәкәрләр берничә шартны үтәргә тиеш була. Әлеге чыганак ассызыклаганча, этил спиртын җитештерү һәм әйләнештә булуын дәүләт тарафыннан көйләү турындагы канунның яңа редакциясендә берникадәр үзгәрешләр бар икән. Аның берсе...
    598
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 12:56
    “Әтнә таңы” журналистын аптыраткан гаилә (фотолар)
    Гаилә "Яшисе килеп яшиләр..." Күңел биреп, нәкъ җырдагыча. Бик матур йорт төзеп чыктылар, зур хуҗалык тоталар, ничек барына да өлгерәләр, икесе дә "Таң" хуҗалыгында эшлиләр. Бик тәртипле, тырыш, эшчән яшь гаилә. Авылга гына түгел, районга матур үрнәк. Сүрия МИНГАТИНА Әнә шулай дип бәяләде аларны авылдашлары. Яши-яши чарланасың микән, каешлану да...
    704
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 10:48
    Әтнәләргә Саба кызыннан кура пирогы
    Кура җиләге уңды быел. Тегеләйтеп тә карыйбыз, болай итеп тә... Социаль челтәрдә игътибарымны менә шушы пирог җәлеп итте. Бик тәмле кебек күренә, авыздан сулар килде. Саба районы Югары Шытсу авылында яшәүче Алсу Дәүләтшинаның үзенә мөрәҗәгать иттем. Ул әтнәләргә бик теләп үз рецептын бүләк итте. Пешереп карарбыз. Камырга бер стакан җылымса...
    578
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 09:38
    Кредит кыйссасы – "Әтнә таңы"
    Яшь чагында бер өйләнеп, холыклар туры килмичә аерылышкан идек. Озак та яшәмәдек. Ул вакытта хатын-кыздан тәмам гайрәтем чигеп, үзем өчен генә яшәячәкмен дип сүз биргән идем. Бөтен вакытымны, көчемне эшкә багышладым. Билгеле, вакыты-вакыты белән хатыннар белән очраштыргалап тордым, әмма аларның берсе дә үземә биргән сүземнән кире кайтара алганнары булмады. Югыйсә,...
    580
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 08:08
    Әтнәләр, яңа рейс
    Әтнәләр яңа рейс ачылды: Казань-Франкфурт-на-Майне-Казань. Атнага ике тапкыр, дүшәмбе һәм җомга көнне Казаннан оча аласыз. Русча варианты: Открыт прямой еженедельный регулярный рейс Казань-Франкфурт-на-Майне-Казань. Полеты осуществляются два раза в неделю (в понедельник и пятницу). Из Франкфурт-на-Майне можно вылететь в Афины, Мадрид де Майорка, Приштину, на Мальту.
    608
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 08:05
    Әтнәнең Бәрәскәсендә грузин Роман каршылады
    Төзекләндерү Бәрәскә мәктәбе яңара Мәктәпләрдә укулар тәмамлану белән белем бирү йортларында урак өсте башлана. Чөнки киләсе уку елына бар да укучыларны яңартылган мәктәпләрдә каршыларга тырыша. Сүрия МИНГАТИНА Җәйге чорда мәктәп бакчаларын карап йөрергә яратам, аларда үзгә бер тәртип һәм яңалык. Һәрбер мәктәптә шулай. Юл уңае туры килеп, Түбән Бәрәскә мәктәбенең...
    482
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 06:21
    Бичура әтнәләрне үз итте
    Мәҗүсилек безнең каннардадыр - Бичураны күптән үз иттек. Поста йортның шомлы чормасыннан Сагыш-зарлы җыру ишеттек. Җил капкалар җилдә ыңгырашты, Нигез-ташның рухын елатып. Җансыз авылны соң кем яшергән, Кычытканнар белән уратып?! Заман ясин чыккан урамнарда Күпме тарих гамьсез җирләнгән. Тәүбә итеп нинди дога кылыйк - Җаннар инде шактый керләнгән. Бохарада укып...
    597
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 05:00
    Әтнәләр, сакланыгыз!
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы мәгълүматына караганда,бүген, 21 июль көнне Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә 14-19 градус җылы. Көндез исә температура 30 градуска кадәр күтәреләчәк. Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/20/123301/ Э.Харрасова фотосы
    580
    0
    0
Реклама