Тиң түгел... (хикәя 7)
7 өзек
-Андый тормышны яраткач, ник авылга кияүгә чыктың? Син бит бала анасы, ир хатыны. Болай булса иреңне югалтасың. Кияү бик әйбәт кеше, сине ярата. Югалтсаң, үкенәчәксең, - диде әнисе.
-Илшат ишеләр, шәһәр тулы. Ә улымны мин яратам әни, аңа гомердә дә тел-теш тидермим, - дип сабыен күтәреп икенче бүлмәгә кереп китте.
Шуннан әнисе әтисенә:
-Фәрит син моны баласы белән авылга илтеп кил, кияүгә әйт, контрольләсен. Их, җан көйдергеч булды бу кыз, артык иркәләдек шул... артык, - дип әрнеде ана.
Озакламый әтисе кызын һәм оныгын авылга китереп тә куйды. Өйгә эш белән кайткан кияүне чакырып чыгарды.
-Илшат энем, син Язиләне безгә еш җибәрмә әле, күрәсебез килсә, үзебез килербез. Әллә нигә бер генә килсен. Анда да бер яки ике көннән килеп ал, - диде әтисе.
-Берәр хәл булдымы әллә бабай? - диде Илшат.
-Юк булмады. Шәһәр тормышы кызыктыра башлады аны. Бастырырга кирәк, - диде Фәрит.
Илшат баш селкеде.
Шуннан соң Илшат Язиләне әниләренә еш барудан тыйды. Барса да иң күбе ике көннән килеп ала башлады. Мондый тыю хатынның тагын да,ачуын китерде. Эчтән генә Илшатны күрә алмый башлады...
Ниһаять Илнур да Гүзәлгә өйләнергә булды. Алар да алдан никах уздырдылар. Туйны кафеда гына билгеләп үтәргә уйладылар. Язилә белән Илшат та туйга җыендылар.
-Сиңа ошыймы инде шундый күлмәк? - дип озын итәкле, озын җиңле күлмәк биеп чыкты хатын.
Илшат көлде.
-Тәки мунча мичендә дөрләп янган күлмәкләр искә төшәме? Ошый, синең шомырт күзеңә барысы да ошый, - дип хатынын барып үпте.
"Ошый инде чын деревня булып беттем" - диде Язилә...
Туй гөрләп барды. Илшат урамга чыгып эш буенча телефоннан сөйләшкән арада, Язиләне ниндидер ир биергә алган иде. Илшатка бу бер дә ошамады. Ә Язилә махсус эшләде, миннән туйсын, бәлки үзе теләп җибәрер, дип уйлады хатын. Урынына утыргач та Илшаттан тартынмыйча теге иргә берничә тапкыр елмайды. Ачуыннан шартлады ир, хатынын каты итеп кулыннан тотып урамга алып чыкты, машинага төртеп утыртты.
-Кая барабыз? - диде хатын.
Ир эндәшмәде, машинасын кабызып юлга кузгалды. Тиз арада өйгә кайтып җиттеләр.
-Әле бит бәйрәм бетмәгән, ник алып кайттың? - дип чәчелде хатын.
-Сиңа бәйрәм төс түгел. Әнә шул өйдә утырсаң гына. Миңа үч итәсеңме соң? Нәрсә өчен? - диде Илшат.
-Әйдә аерылышыйк, яратмыйм мин сине. Бу авылны яратмыйм, синең ишелеп барган өең, иске машинаң, ишек төбендәге тезелеп торган галошларга кадәр ачуымны чыгара. Китәсем килә. Җибәр мине шәһәргә. Үзеңә әнә авылныкын табарсың, - диде чын дөресен ачып салып.
-Мин сине яратам, улымны да. Бераз көт менә кибет эшләп китсен, матур йорт, яхшы машина булыр, урамга таш салдырырмын, туфлидан йөрерсең, - диде ир.
-Һаман көт тә көт. Кайчанга кадәр? Гомер узып бара. Ул туфлиларны киеп монда кая барасың? Шул идәннәре тишелеп беткән клубкамы? Мин анда бер генә бардым, башка аягымны да атламыйм, - дип дөп-дөп басып кереп китте Язилә.
Илшатның йөрәге янды. Китәсе килә шомырт күзнең. Ул кирәкми аңа.. Хәер, кайчан да булса бер кирәк булдымы икән? Кайсы җирдә хаталанды соң ир?... Әллә артык яраттымы? Ярар, дулар, дулар да басылыр. Юк җибәрә алмый ул аны. Тормышының нурын алып китә бит ул. Җайларга кирәк тормышны, ничек тә җайларга...
Иртән Язилә ире белән сөйләшмәде, борылып та карыйсы килмәде. Улын алды да Әсма апаларына барып кайтырга булды. Юлга чыкты гына иде, участковый машинасы күренде, тешен ыржайтып Әнсар каршысына килде.
-Син нәрсә миңа кияүгә чыкмаган булып кыландың? Әйдә тагын очрашабызмы? - диде.
-Кит, хәшәрәт, күземнән югал, хәзер бөтен урамга кычкырам, - диде хатын баласын кочаклап.
Әнсарның күзе тузган иде, чигенергә уйламый да, аңа таба килә башлады. Курыкты Язилә, кире өйгә таба йөгерде.
Сулышы кабып кайтып керде дә баласын кочаклаган килеш үкси башлады. Бөтен тәне калтырый иде. Кайчан тынычлыкта калдырыр бу явыз? Китәргә кирәк! Туйдырды бу авыл, шундый туйдырды... Хәшәрәт Әнсар да шушы авылда калсын...
Иртәгәсен укытучыларны семинарга җыйдылар. Язилә дә кәттә генә киенеп китеп барды. Семинарның ярты, өлеше беткәч, тәнәфескә кофе брейкка - капкалап, кофе эчәргә чакырдылар. Шунда күрше өстәлдә интеллигент кына, костюм-чалбар, галстуктан бер ир-ат басып тора иде. Язиләнең үзенә игътибар иткәнен ул да күреп алды. Аннан баш селкеп исәнләште дә, Язилә өстәленә килде.
-Исәнмесез, мин фәнни- тикшеренү үзәге директоры Рафаэль булам, галим. Сез педагогмы? - диде Язиләгә елмаеп.
Язилә:
-Әйе, - диде....
Рафаэль шәһәрдә яшәгәнгә күрә, Язилә дә җай чыкса да, чыкмаса да еш шәһәргә баргалады. Педагогика, яшь галимнең бу өлкәгә кагылышлы фәнни чыганаклары хакында озак сөйләштеләр. Рафаэль бик оста оратор, Язилә йотлыгып тыңлады. Менә кем белән кызык! Илшат белән бу темаларны сөйләшеп булмый бит. Хатын көннән-көн бу иргә тартылды. Ә ир үзенең уңышлары турында мактанганны авыз ачып тыңлаганга чиксез шат иде. Фәнни эшкәртмәләр яза-яза өйләнергә дә вакытым булмады, дип ычкындырды. Ә Язилә авылга кияүгә чыгуын, тиздән аерылышасы килүен, улы бар икәнен сөйләде. Тагын берничә очрашу хәл итте, бергә яшәргә сүз куештылар. Рафаэльнең шәһәрдә квартирасы бар иде. Зур, заманча ремонт ясалган. Кәттә чит ил машинасы да бар. Язилә хыялланган кеше түгелме соң бу?
Рафаэльдан бергә яшәү турындагы тәкъдим яңгырагач, озакка сузмады Язилә, Илшат белән сөйләшергә булды.
-Илшат, барысы өчен дә рәхмәт, мин башка ир белән таныштым, китәм синнән. Илфатны да алып китәм. Мин сине ярата алмадым. Синнән, бу авылдан тизрәк китәсем килә, - диде Язилә.
Илшат берсүзсез калды. Әйтерсең бәльзәм белән катырып куйдылармыни! Тәненә эсселе-суыклы тир бәреп чыкты... Бугазга тыгылган төерне йота алмый иза чикте.
-Син аның белән күптән очрашасыңмы? - дия алды.
-Бер айдан күбрәк, тик гомер буе бер-беребезне белгән кебек. Безнең сөйләшер темалар да күп, икебез дә югары белемлеләр. Ә синең белән андый уртаклык та юк.
Илфатның һәм үземнең киемнәрне җыйдым. Хәзер безне Рафаэль килеп алырга тиеш, - диде хатын.
Илшат шок хәлендә иде. Гипнозланган кебек шаккатып басып торды. Ә нәрсә өчен яшәргә соң хәзер? - дигән уй йөрәкне чеметтерде. Мин күпме еллар яшәп тә яраттыра алмадым, ә бу ир бер ай эчендә үзенә карата алган, дигән ачы хис җанны көйдерде. Аның бит тормышының мәгънәсе дә шомырт күз һәм улы. Ничек аларсыз калырга соң? Йөрәк күкрәк читлегеннән чыгып төшәм, төшәм, дип ярсыды.
"Җибәр, ул гомердә дә синеке булмады" дигән акыл башка килде. Ачы булса да, күңелне сызып-сызып телсә дә, акыл җиңде....
Вакыт узды....
Бүген Илшат белән Илнур районда автозапчастьләр кибетен ачтылар. Кибет шактый зур һәм кеше йөри торган урында салынды. Җитәкчеләр өчен кабинет та бар.
-Без моны эшләдек брат, - диде Илнур шатланып.
-Әйе аллага шөкер, - диде Илшат.
Сатучы гына эзлисе калды. Әлегә прилавка артында Илнурның йөкле хатыны Гүзәл иде.
-Мин белмим дә каян сатучы алырга? - диде Илшат.
-Беләсеңме, теге почтальон Гөлнур белән йөрүче егет бар бит әле, кем соң әле исеме Дамир. Менә ул эш эзлим, дигән иде. Шәһәрдә мебельный кибеттә эшләп чыккан ул, кечкенәдән техника белән кызыксынганын беләм. Шуңа әйтеп карыйк мәллә? Үзебез авыл малае. Гүзәл бераз өйрәтер, - диде Илнур.
Ризалашты Илшат. Өйгә кайтышли кибеттән ике пакет күчтәнәчләр кереп алды, берсе әнисенә, берсе Ләйләгә. Инде җитлеккән кыз булып килүче Ләйлә Илшат абыйсы кергәнгә бик шатланды. Абыйсы кебек Илшатны кечкенәдән яратты. Бераз сөйләшеп тә утырдылар.
"Язилә апа киткәннән бирле йөзенең нуры юк. Аз сөйләшә, һәрбер сүзне келәшчә белән алган кебек тартып алырга кирәк. Их, Язилә апа! - диде көрсенеп инвалид кыз Илшат абыйсы чыгып киткәч...
Язилә дә Ләйлә турында еш уйлады. Авылда калдырып киткән иң якын кешесе иде ул. Җае булган саен посылка сала торган булды.
Язилә яңа ире Рафаэль белән матур гына яши башладылар. Хатын теләгәнчә, галоштан түгел, биек үкчәләрдән шак-шок килеп шәһәр урамнарыннан атлады. Кыскарак итәкле күлмәкләр өчен дә сүз әйтмәде яңа ир. Баланы еш кына әти-әнисе алып калды. Моны Язилә үзе теләгәнгә түгел, ә картлар үги әтинең бердәнбер оныкларын рәнҗетүдән курыктылар. Рафаэль сүз әйтүен әйтмәде, тик Илфат кәефсезләнеп елаганда каш җыерыла иде, фәнни эшләр белән шөгыльләнергә комачаулый дип әйткәләде. Андый вакытта Язиләнең хәтере калды, Илфаты аның җир йөзендәге иң кадерле кешесе бит. Шуңа әти-әнисе янында күбрәк калдыруга каршы килмәде. Илшатның улын күрү вакыты турында да әти-әнисе сөйләште. Үзенең ирне күрәсе дә килмәде...
Икенче көнне Дамирны эшкә алып килделәр. Гүзәл эш тәртибе белән таныштырды. Кыскасы, сатучы да булды, кибеттә эшләр җайланды.
Бу хәлгә барысы да шат иде... участковыйдан башка. Әле дә өйләнә алмый, кеше бәхетенә көнләшеп яшәгән егетнең ачуы кайнады.
Беркөнне кибеткә Әнсар килеп керде. Дамир үзе генә иде. Гадәти тикшеренү дип аңлатты моны участковый. Дамир гаҗәпсенде: авылда гына участковый бит ул, ник район кибетләрен дә контрольлиме, дип уйлап куйды. Әнсар складның кайдалыгы белән кызыксынды. Зур габаритлы запчастьләр киштәләргә сыймаганга күрә товарның яртысы шунда иде. Гадәттә ул көндез ачык кала. Сатып алучы булса, сатучы тиешле товарны шуннан гына алып бирә. Әнсар моны төпләп сорады. ⠀
⠀
Бу хәлдән соң ун көннәр чамасы вакыт узгандыр, колхоз паркыннан йөк автомобильләре запчастьләрен урладылар. Участковый булгач, бу эшкә Әнсар алынды. Тикшергән булды, шаһитларны эзләде, кемдер коробкаларны машинага төяп китүләрен дә күргән, имеш. Өч көн дигәндә, башка коллегалары белән ул Илшат кибетенә килде. Дамир аптырап китте, нишләп йөриләр, дип кызыксынды. Әнсар эшлекле кыяфәт күрсәтеп, дәшмәде, складка керде. ⠀
⠀
-Менә ул колхоз запчастьләре! Урлап сатып яталар! Ничек акча эшлиләр, - дип ыжгырды. ⠀
Тиз арада коробкаларны күрү турында шаһитлыкка берничә сатып алучыны алып кереп кул куйдырды. Дамир югалып калды нишләргә дә белмәде. Ничек колхоз запчастьләре складка эләккән соң? Ул кичекмәстән кибет директоры Илшат абыйсын чакырттырды.⠀
⠀
Илшат та аптырады. Ничек йөк автомобиле запчастьләре аның кибетенең складына кергән? Анда бит җиңел автомобиль запчастьләре генә. ⠀
Илшатның югалып калуын күргәч, Әнсар эченнән шатланды. Ә тышыннан үз эшен җиренә җиткереп башкаручы участковый кыяфәте чыгарды.⠀
⠀
-Әйтәм тиз баерга тотындың. Колхоз малы байдыра икән сине. Колхозныкы белән акча эшләп ятасың. Монда машиналарның эшкә чыгарга запчастьләре юк, ә син сатып ятасың. Все Илшат Кыямов, бу кибетнең хуҗасы син булгач, сиңа карата җинаять эше кузгатыла, - диде Әнсар...
Дәвамы бар.
1 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat-chishmse/ti-tgel-khikya , 2 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat/ti-tgel-khikya2 , 3 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat/ti-tgel-khikya3 , 4 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat-chishmse/ti-tgel-khikya4 , 5 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat-chishmse/ti-tgel-khikya-5 , 6 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat-chishmse/ti-tgel-khikya-6
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев