Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Тимәгез җаныма...

Гөлүсә Батталова шигыре

Барыбер

Тимәгез җаныма, керсен дә бикләнсен -
Гасырга, мең елга... инде бит барыбер...
Барыбер - шом тулган бу сүзнең дәһшәтен
Аңларга ничек тә бер йөрәк табылыр.

Табылыр! Ваемсыз изрәгән җилләрне
Уятып йөрер дә, офыкка кул изәр.
Ә-һә-һәй! дияр ул, дөньяга яратып,
Каршы ал, кабул ит - яшәргә Мин киләм!

Җилләрдә җилфердәр җитен чәч бөдрәсе,
Күзләре йөгерер үзәннән тауларга...
Сизмәс тә, җәяләр, мылтыклар, ятьмәләр
Мең хәйлә корырлар бер йөрәк ауларга.

Хыяллар калыр да офыкка эленеп,
Битләрдән җуелыр гөнаһсыз алсулык...
Кыйналган, кешеләр җанына сыймаган
Ул әйтер йөрәккә, китик без, алҗыдык...

Дөньяны кочам дип ымсынган күңелләр,
Киереп ачылган ишекләр ябылыр...
Ничәнче мәртәбә бертөрле чишелеш:
Миңа да, сиңа да, аңа да... барыбер...
20.01.2019
Гөлүсә Батталова

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X