«Әнием – күз нурым»
Хәбәрләр

«Әнием – күз нурым»

Әтнә үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышланган акция узды.

Яшь укучылар иң ихлас теләкләрен, рәхмәт сүзләрен язып йөрәк формасында матур открыткалар ясадылар, ә беренче сыйныф укучыларының нәни куллары әниләренең портретларын сурәткә төшерделәр.
Әни - дөньядагы иң кадерле кеше. Әниләребезнең назлы карашыннан шатлык бөркелә, ә йомшак куллары җылылык һәм наз бирә. Әни авыр минутларда юатучы, ярдәмче. Ул кичерә, ярата һәм иркәли ала. Җирдәге иң кадерле һәм яраткан кеше - әни турында яхшы һәм гыйбрәтле китаплар укыгыз.
Әниләр яраткан балаларыннан Һәрвакыт игелек һәм хөрмәт хисе тоеп яшәсеннәр. Аларның йөзләрендә елмаю һәм күзләрендә шатлыклы очкыннар гына балкысын.


Нет комментариев