Әтнәдә  аз керемле инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр экскурсиядә булды
Хәбәрләр

Әтнәдә аз керемле инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр экскурсиядә булды

2025 елда «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсында катнашып, “Туган як буенча сәяхәт” проекты белән җиңү яуладылар.

Грант ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры тарафыннан әзерләнгән «Казан арты» экскурсия турына билетлар сатып алынды. Сәфәрдә аз керемле инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр катнашты

Тур маршруты катнашучыларга туган як тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга, Казан артының матур урыннарын күрергә, үткән буыннарның гореф-гадәтләре һәм көнкүреше турында кызыклы фактлар белергә мөмкинлек бирде. Экскурсияне театр вәкилләре үткәрүе җанлы,  мавыктыргыч атмосфера тудырды.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар — гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүнең мөһим өлеше булып санала. Уртак сәфәрләр гаилә бәйләнешләрен ныгытырга, уңай эмоцияләр тудырырга һәм балаларның дөньяга карашын киңәйтергә ярдәм итә.

Киләчәктә үзәк коллективы ял итү һәм тернәкләндерү чараларын оештыру эшен дәвам итәргә һәм гаиләләргә ярдәм итү өчен яңа мөмкинлекләр эзләргә планлаштыра,чөнки грант ярдәме - социаль әһәмиятле инициативаларны тормышка ашыруның һәм мөмкинлеге чикле балаларның тормышын яктырак һәм шатлыклырак итүнең ачык мисалы.


Нет комментариев