Чишмәле Сап авылында балалар сабан туена бирнә җыйдылар
Хәбәрләр

Чишмәле Сап авылында балалар сабан туена бирнә җыйдылар

Балалар өчен иң күңелле ел фасылы җитте.

Чишмәле Сап авылында балалар сабан туена бирнә җыйдылар. Димәк, тиздән сабантуй булачак. 

Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе.   Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар. Соңгы елларда  балалар сабан туе популярлашып китте. Һәр авыл үзенчә оештыра. Ә балалар исә, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Өй хуҗалары, үз чиратларында,  теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар, балаларга кәнфит-прәннек өләшәләр.

 


Нет комментариев