Сөембикә Садриева, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе
Быелгы җәй районыбыз пенсионерлары өчен истә калырлык чараларга бай булды.
Арыда узган “Кичке уеннар”, Олы Әтнәдә узган “ӘтнәТуй” фольклор фестивале дисеңме, Олы Бәрәзәдә үткәрелгән авыл көне, Чембулат авылында уздырылган “Авылымның айлы кичләре” бәйрәме дисеңме –боларның барысында да өлкән буын вәкилләре актив караучы һәм катнашучы.
Бу чараларның берсен дә Әтнә районы ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗанов игътибарсыз калдырмый. Безнең тормыш кызыклы, файдалы булсын өчен, ул күп төрле чаралар уйлап таба һәм җиренә җиткереп оештыра.
Әле кайчан гына районыбызның ветераннар советы рәисе белән Биектау районы Дөбъяз авылы волонтёрлары арасында “Дуслык күпере” корып, “Казан арты – Әтнә төбәге” дигән театраль турда булып кайткан идек.
Дөбъязга кадәр гармунда яшьлегебез көйләрен яңгыраткан Габделбәргә кушылып җырлап бардык. Монысы да җитәкчебез идеясе. Ике район ветераннары өчен чын кайгыртучан җитәкче булды ул көнне ветераннар советы рәисебез.
Биектау районының Ямәширмә авылындагы “Халык һөнәрләре” музей-остаханәсендә эшләнмәләргә сокландык. Аннан “Иске Казан” музей-тыюлыгында булдык.
Кырлайда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелгән, ясалма фәһем кулланылган музейда кызыксынып карап йөрдек. Олы Мәңгәрдәге, Олы Әтнәдәге, Түбән Бәрәскәдәге республикабызның мәдәни-мирас объектларының тарихы Әтнәбезнең театр артислары күрсәткән тамашада ачык чагылыш тапты. Ә юл дәвамында Гөлшат ханым Закирова тарихи мәгълүматлар биреп барды.
Инде менә 15 августта Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә кергән авыллардан 36 кеше Әтнә дәүләт драма театрында Илгиз Зәйниевнең “Хыял йорты” комедиясен карау бәхетенә иреште. Театрның зур автобусында күмәк хуҗалык идарәсе каршында Хәмит Галимҗанов үзе безне каршы алды. Килгән иптәшләр белән сөйләшеп, акрын гына Әтнәгә кузгалдык. Театр бинасы алдында, эчендә истәлеккә фотога төшеп, театр хезмәткәрләренең җылы карашын тоеп, ниһаять, без үзебезгә тиешле урыннарга кереп урнаштык.
Залда Әтнә урта мәктәбенең пенсионер укытучыларын күреп, бергә эшләгән вакытларны күз алдына китердек.
Тамаша карарга килүчеләрнең күп булуы күңелне сөендерде. Залдан бер җылылык бөркелүен тойдым. Спектакль да җанлы: җыры һәм биюе бергә үрелеп барды. Яшьләр яшьләрчә инде! Яшьләр чыгышын карап, үзебез дә “яшәреп” кайттык.
Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкта үз вакытында сыер савучы, тракторчы, шофер булып эшләгән, төрле тармакларда хезмәт куйган пенсионерларыбыз рәхәтләнеп ял итеп кайтты ул көнне.
Рухи дөньябызны баету юнәлешендә даими эш алып баручы районыбызның ветераннар советы рәисе бик нык тырыша. Аның безне озатып, хәерле юл теләп калуы да, зур кайгыртучанлыгын, өлкәннәргә тирән ихтирамын күрсәтә.
Эшләребез дәвамлы, үзебез сәламәт булыйк, дөньялар тынычланып китсен дигән теләктә калабыз.
Нет комментариев