Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә техникумында эшлекле киңәшмә узачак

2020 елда Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы “Матди-техник базаның заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында һөнәри белем бирү оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтү” программасында катнашты һәм 4 өр-яңа  остаханәне җиһазландыру өчен грант отты.

Программаны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 3954640 сум, республикадан 10062960 сум,  1 млн. сум техникум бюджетыннан, 200000 сумы эш бирүчедән бирелә. Шушы суммага 4 остаханәне “Ветеринария”, “Авыл хуҗалыгы биотехнологияләре”, “Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү”, “Сәнәгатьле бакчачылык” юнәлешләре буенча җиһазлау күздә тотыла. Программаның үтәлешен анализлау максатыннан техникумда эшлекле киңәшмәләр уздырылып тора. Шуларның киләсесе 23 апрель көнне булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев