Узган төндә Россиядә Украинаның 351 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.
Ведомство мәгълүматлары буенча, пилотсыз очу аппаратлары Әстерхан, Белгород, Брянск, Курск һәм Ростов өлкәләрендә, Краснодар һәм Ставрополь крайларында, Адыгея һәм Кырым республикаларында, шулай ук Кара һәм Азов диңгезе акваторияләрендә юк ителгән.
Татарстанга пилотсыз очкычлар килүе теркәлмәгән.
Нет комментариев