Киңәш көтәм

Әйтәсе килә бит!

Редакциягә хат килде. Бер килен зары.

Авыл җирендә яшибез, мал да тотабыз, тавык-чебешнең исәбе юк. Иремнең туганнары әйткәнчә  – әзергә килгән килен мин. Менә шул сүзләре канны корыта да инде.

Иртә таңнан торып «күзне тырнап ачуга» бер скоростька чаба башлыйбыз ирем белән. Бер-беребезгә күтәрелеп карау юк. Эшкә киткәнче «эт» булып бетәбез.

Кайтып янәдән эшкә тотынганчы да ун минут ятып торып булмый: «Кит, Әстәгфируллаһ, көпә-көндез кереп яткан»ны ишетәбез. Кайната бик әйбәт, мине яклый.

Авыл җирендә шимбә-якшәмбе юк инде ул. Әле шул өйдәге эшкә атна ахырында «әниләренең хәлен белергә кайткан» кунаклар өстәлә. Мунча ягып, бәлеш салып, чебешенне әзерләп, озатып, ял узып та китә. Бераз әти-әниләрен кунакка алып китсәләр дә була инде, бер-ике көнгә. Начар яшәмибез үзе, төрле вакыт була. Шул кунакларны озаткач, бер-ике көн теңкәгә тиеп бәйләнеп ала инде кайнана. Бәрәңгене аз тыкканмын, чебинең кечкенәсен биргәнмен имеш. «Син ата саран, исерек … кем кызы, нәрсә күреп үскәнсең инде син»,- дип, мыскыл итә.

Әле беркөнне генә  бер яңалык белдем. Кайнанам яшь вакытында бер дә тик тормаган икән, имеш, минем ирем башка әтидән! Ничек кенә белгәнне җиткерәсе. 

Эх әйтәсе килә бит, минем әти исерек булса да, әни шул исеректән тапкан безне дип. Әйтергә микән кайнанага, тел бик кычыта бит. Бер киңәш бирегез әле. Урнына утыртасы иде шуны.  


Нет комментариев