Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Азалия - Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчесе!

Азалиянең үзе өчен дә, Әтнәбез өчен дә, Татарстан өчен дә бик зур уңыш бу!

Азалия Мифтахова кичә, 12 ноябрь көнне,  2008-2009 елгы шахматчылар арасында,  Самара шәһәрендә узган Идел буе федераль округы чемпионатыннан кайтты. Җиңеп, өченче урын алып, бүләкләнеп  кайтты.

1 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр барган бу бәйгедә Россиянең 14 өлкәсеннән килгән  шахматчылар уйнады. Һәр өлкәнең үз чемпионнары килә бу ярышка. 526 шахматчы  катнашкан ярышның булганы да юктыр, оештыручылар үзләре дә  катнашучылар буенча "рекордное число участников" дип бәя аны.  Кыскасы, бу -  чемпионнар ярышы. Монда катнашу да  җиңүгә тиң.  Азалия Мифтахова 2008-2009 елгылар арасында уйный. Бу аның өчен үз яшеннән югарырак та.

    Шахматның 4 төре  буенча үз көчен сынады бу чемпионатта  Азалия. Җәй көне августта Түбән Новгород шәһәрендә узган Россия бәйгесендә 2 урын алуы, аңа кадәр июль аенда Новороссийск шәһәрендә узган бәйгедә композиция ( шахмат буенча мәсьәләләр чишү) буенча катнашып, 1 урын алуы ( бу бәйгедә могҗиза булды, малайлар хәтле җиңел уйнаучы кыз табылды, дип бәялиләр аны)  да әлеге ярышның нигезе, аңа әзерлекнең ныклы булуын күрсәтә. 

     Композицияне үз итсә дә, "Бу юлы мәсьәләләр бик авыр иде",  - дип бәяли Азалия үзе.

"Бер сәгать узганда башка ярышларда әллә ничә кеше чыга иде, бу юлы чыгучы булмады. Чыккан берсе, мәсьәләләр бик авыр иде, дип сөйләнгәч, мин Азалия уйный алгандыр дип уйламадым да. Чыккач чиштем инде, дөреслеген белмим, диде. Икенче көнне  нәтиҗәләрен элгәннәр, мин күргәндә сикерә иде Азалия, "Әби, мин - өченче!"  - дип сөенче алды. Сөендек билгеле..., - ди Азалияне ярышка Самарага кадәр алып барган әбисе Әлфия Закирова. Шулай итеп,  бу уенда беренче урында  - Саратов , икенче урында -  Оренбург, өченчедә -Татарстаннан - Азалия җиңә.

- Бу бәйгедән соң,  8 округ җиңүчеләре үзара уйнап, Россиянең иң көчле шахматчысын ачыклаячаклар,- дигән иде тренерыбыз Раил Шакиров та. Анысына катнашачакларын төгәл белмиләр әле. Сочи  белән Әтнә арасы якын түгел.

- Азалия бу юлы   4 дисциплинада уйнап карады: композиция, классика, рапид, блиц.  Композициядә катнашырга ярата.  Азалия баргач уйнар инде, безне менә шул чемпионатка әзерләп җибәргәннәре өчен  район җитәкчеләренә дә, спорт өлкәсен җитәкләүчеләргә без  бик зур рәхмәтлебез. Ярышларга бару бик кыйбатка төшә, 40- 50 мең сумнар белән йөрибез, һәр ярышка ун көнләп катнашырга кирәк,  берсе дә якын ара түгел.  Азалия белән йөргән әнигә бик рәхмәтле  без...-  ди шахматчыбызның әнисе, үзе дә бик оста шахматчы Зәлия  Мифтахова. 

 Җәй буе, каникул саен бәйгеләрдән кайтып кермәгән Азалия Мифтахованы, аларның гаиләсен зур җиңүләре белән котлыйбыз. Горурланабыз! Сез булдырасыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев