Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лилия – беренче! Фәридә - икенче!

Лаеш районында “Татарстанда кыр көне-2018” уздырыла башлады. Бу чара барышында Әтнә районы гел мактаулылар арасында искә алына.

Әлеге чараның беренче көнендә Биектауда “Элита плем”  җәмгыяте республиканың  зоотехник-селекционерлары арасында  беренче конкурсын  үткәрде.

Менә бу бәйгедә Әтнә районының “Таң” хуҗалыгы белгече Лилия Гәрәева беренче урынны алды. Икенче урында - районыбызның “Тукай” хуҗалыгы селекционеры Фәридә Һадиева.

Ике белгеч тә үз эшләрен намус белән башкаручылар, ә осталыкларын алар тагын бер кат республика белгечләре арасында  расладылар инде. 

Котлыйбыз Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев