Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә ветераннарына Җиңү икмәге тапшырылды

Арча - Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улым Борһанов Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодин һәм Арча-Әтнә хәрби комиссариаты исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады. 

Быел беренче тапкыр хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Әтнәнең өч ветеранына Җиңү паегын - Җиңү икмәген тапшырды. Кара ипине сөлгегә куеп, ветераннарга рәхмәт әйтеп, яшь армияче Әмир Борһанов бирде. Ипигә өстәп, чәчәк бәйләме, котлау открыткасы,  бер сумка бәйрәм күчтәнәче дә әзерләнгән иде.
Бу - хәрби комиссариат Җиңү көне уңаеннан башлап җибәргән чараларның беренчесе. Ә ул Рамазан аен тәмамлаганнан соң, Суслонгерга барып, анда һәлак булганнарны искә алу белән төгәлләнәчәк.
Районда бүгенге көндә 3 ветеран бар. Аларның икесе - Олы Бәрәзә авылы ветераны Мөршидә апа Бәдигова, Чембулат авылы ветераны Габделхәй ага Нурмөхәммәтов Бөек Ватан сугышында катнашкан.  Олы Әтнәдә гомер итүче Рәис  Вәлиев 1953 елда китеп, Венгрия сугышында катнаша. Бүгенге көндә ул  Бөек Ватан сугышы ветераннары дәрәҗәсенә тигезләштерелгән. 
Арча белән Әтнә районнарыннан бергә 28 501 кеше сугышка китә,аларның 14 000 нән артыгы сугыш кырында ятып кала. Әтнә районы сугышка 3028 ир-егетен озата.                                              Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев