Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә "Мин сине сагынам" фильмын төшерәләр - фоторепортаж-видео

Бүген районыбызда тарихка кереп калачак вакыйганың тере шаһитлары без. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күрсәтеләчәк фильмны төшерергә килделәр.

 Әтнә районы җирләре, бигрәк тә Олы Мәңгәр , Мөндеш авыллары  басулары, Рафис Сәләхетдинов җитәкләгән Олы Мәңгәр халык театры коллективы   "Мин сине сагынам" фильмын төшерү төркемен һәм актерларын кабул итәчәк. Һәм үзләре дә бу фильмда төшәчәкләр, дип хәбәр иткән идем. 

Бүген Олы Мәңгәр, Мөндеш басуларында сугыш вакытындагы урып-җыю күренешләрен төшерә башладылар. Моны сөйләп кенә аңлатып булмый. Шактый мәшәкатьле эш. Төшерүчеләргә дә, уйнаучыларга да шактый тирләргә туры киләчәк. Башкарып чыгачакларына ышаныч зур. Фотоларын, фидео  тәкъдим итәбез.

Фильмда нәкъ менә   Бөек Ватан сугышы көннәрендә дистәләгән мең ятим баланы үзенә сыйдырган Татарстан хатын-кызларының батырлыгы күрсәтеләчәк, тылдагы хезмәте турында сөйләячәк.

Төшерүчеләр тәҗрибәле, Ленинград блокадасы турында филмь төшереп, Гранпри алган коллектив. Алар турында соңрак хәбәр итәрбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев