Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таныклыгың булмаса – руль артына утырма

Йөртү хокукын бирүче таныклыгы булмаган берәүгә әнә шуның өчен саллы гына штраф түләргә туры киләчәк. Район юлларына күз салсак, шушы очрак белән бергә барлыгы 34 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында иң күбе - 9 йөртүче юлга страховкасыз чыккан. Сигез йөртүче исә тизлекне арттырган өчен җаваплылыкка тартылган. Өчәр йөртүче...

Йөртү хокукын бирүче таныклыгы булмаган берәүгә әнә шуның өчен саллы гына штраф түләргә туры киләчәк.

Район юлларына күз салсак, шушы очрак белән бергә барлыгы 34 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында иң күбе - 9 йөртүче юлга страховкасыз чыккан. Сигез йөртүче исә тизлекне арттырган өчен җаваплылыкка тартылган.

Өчәр йөртүче юл билгесе кагыйдәсен бозган, куркынычсызлык каешын такаган, номерлары пычрак булу сәбапле һәм юл билгесенә дөрес итеп туктамаган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Төзек булмаган транспорт чарасында юлга чыккан, штрафын вакытында түләмәгән, "обгон"га чыккан берәр йөртүчегә дә штрафлар каралган.

Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов штрафларны вакытында түләүгә игътибарны көчәйтү кирәклегенә басым ясый. Ә штрафлар турында мәгълүмат алу өчен бүлеккә килеп, электрон рассылкага гариза язу мөһим. Шул ук вакытта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклеге хакында да онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев