Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның дүрт районында чәчүгә керешкәннәр

Быел язгы кыр эшләренә иң беренче булып Сарман, Зәй, Мөслим, Нурлат районнары хуҗалыклары кереште. (Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстанның дүрт районында язгы кыр эшләре башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде. "Язгы кыр эшләренең аерым төрләре...

Быел язгы кыр эшләренә иң беренче булып Сарман, Зәй, Мөслим, Нурлат районнары хуҗалыклары кереште.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстанның дүрт районында язгы кыр эшләре башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде.

"Язгы кыр эшләренең аерым төрләре башланып китте дип әйтә алабыз. Безнең Сарман, Зәй, Мөслим районнары, Нурлат районының бер хуҗалыгы язгы кыр эшләренә - чәчү эшләренә дә керешеп киткәннәр иде. Дөрес, ул аерым кояшка карап торганрак, авышрак басуларда", - диде Марат Әхмәтов.

Кичәге яңгырлар нәтиҗәсендә, бүген кыр эшләре вакытлыча тукталган. Министр әйтүенчә, махсус техника язгы кыр эшләренә бик иртә чыгарга мөмкинлек бирә. "Безнең махсус "Туман" дип атала торган агрегатлар бар - алар җирдә батмый, юеш туфракта да эшли. Без уҗымнарның, күпьеллык үләннәрнең бик күп өлешен инде тукландырырга өлгердек, туфрак дымлы вакытта үсемлекләрнең тамырларына кирәкле туклыклы матдәләрне бирә алдык", - диде ул.

Әлегә ярты миллион гектар мәйданда уҗым тукландыруны башкарырга кирәк, шул ук күләмдә безнең күпьеллык үләннәр дә бар.

Министр әйтүенчә, быелгы язгы кыр эшләренә әзерлек өчен кирәкле мөмкинлекләр эшләнгән. "Үзебезнең бюджет, дәүләт хисабына бара торганнарын да, аның өстенә ташламалы кредитлар мәсьәләсендә, ул проблемаларны уңышлы хәл итәбез. Безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре еллык проценты 5 проценттан да югары булмаган күләмдә, 12 миллиард сумнан артык күләмдә язгы кыр эшләренә ташламалы кредитлар җәлеп итә алдылар. Ул кредитларның инде 10 миллиардка якыны хуҗалыкларга барып җитте", - диде министр.

Марат Әхмәтов белән интервьюны "Интертат" электрон газетасында укып булачак.intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев