Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгынга каршы махсус режим кертелә

Яз кояшы көннән-көн ныграк кыздыра. Кар астыннан узган елгы чүп-чар, коры үләннәр дә баш калкытты. һәм коры үләннәрне яндыру чоры башлана. Шул уңайдан 30 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим игълан ителә. Әлеге махсус режим вакыт аралыгында янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан, янгынга каршы куркынычсызлык кагый­дәләренең үтәлешен...

Яз кояшы көннән-көн ныграк кыздыра. Кар астыннан узган елгы чүп-чар, коры үләннәр дә баш калкытты. һәм коры үләннәрне яндыру чоры башлана. Шул уңайдан 30 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим игълан ителә.

Әлеге махсус режим вакыт аралыгында янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан, янгынга каршы куркынычсызлык кагый­дәләренең үтәлешен карау буенча махсус рейдлар үткәрелә.

Янгынга каршы махсус режим вакытында учак ягу катгый тыела. Йорт яны участокларында, чүп контейнерларында, ачык территориядә чүп-чарны, былтыргы коры үләнне ягучыларны зур җа­вап­лылык­ка тарту каралган. Билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту, төпчекләрен сүндермичә ташлау тыела. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларга учак яндырырга юл куймагыз. Әгәр сез яна башлаган коры үлән, чүп өеменә юлыксагыз, тиз арада аны сүндерегез, үз көчегез белән булдыра алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Йорт яны учас­токларындагы чүп яндыру юлы белән түгел, ә билгеләнгән чүплекләргә түгү юлы белән юк ителергә тиеш.
Урман янәшәсендә урнашкан авылларга аерым зур игътибар бирергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларыннан, балалар ялларын оештыручылардан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар сорала.


Кисәтәбез! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар каралган. Гражданнарга 3 000 сумга кадәр, вазыйфалы затларга - 15 000 сум, юридик затларга 200 000 сум тәшкил итә. Шуны онытмаска кирәк, янгынга каршы махсус режим кертелгән вакыт аралыгында әлеге сумманы икеләтә артык түлисе була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев