Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Яшьрәк чакта эшсез тора белмәдем”

Түбән Бәрәскә авылыннан 90 яшен билгеләп үтүче Сания әбекәй әнә шулай ди. " Хәзер бик булдырып булмый, шул", - дип тә уфтанып куя. Яшь чагында дөрестән дә, эшкә бик батыр булган ул. Гаиләдә биш бала, иң олысы - Сания. Әтисе үлгән вакытта аңа 14 яшь булса, иң кечкенә сеңелләренә бары...

Түбән Бәрәскә авылыннан 90 яшен билгеләп үтүче Сания әбекәй әнә шулай ди. " Хәзер бик булдырып булмый, шул", - дип тә уфтанып куя.

Яшь чагында дөрестән дә, эшкә бик батыр булган ул. Гаиләдә биш бала, иң олысы - Сания. Әтисе үлгән вакытта аңа 14 яшь булса, иң кечкенә сеңелләренә бары 3 кенә була. Җиде сыйныф белем алган кызны балалар бакчасына эшкә чакыралар. 17 яше тулуга кыз фермада сыер савучы булып эшли башлый. Тырыш кыз һәрвакыт алдынгы урыннарда бара. Сталин медале әнә шул елларда куйган хезмәт истәлеге. Уңган кызны Мәскәүгә, данлыклы ВДНХ күргәзмәсенә җибәрергә карар кылалар. Әмма, сукыр әнисен калдырып китә алмый ул. Шуның белән Мәскәүне дә күрә алмый кала. Бүген дә аның өчен бик зур үкенеч бу.

1958 елда Сания апа Бәрәзәдән Тәлгать атлы егеткә тормышка чыга. Бәрәзәгә килен булып төшкәч, Сания апа фермада үгезләр карый. Тәлгат абый белән өч балага тормыш бүләк итә алар. Бер кызлары Арча ягында, уллары белән тагын бер кызлары Казан шәһәрендә яши. Бүгенге көндә Сания апа белән Тәлгат абыйның биш оныклары, биш оныкчыклары бар. Төп нигездә икесе генә гомер кичерсәләр дә, балалары, оныклары алар янында еш кунак. Арчадагы кызлары исә ике көннең берендә килеп хәлләрен белеп тора. Өлкән яшьтә булсалар да, терлек асраудан әле узган елларда гына туктаганнар. "Сания апа эш дигәндә ашауны да оныта", - дип елмая күршеләре Нурия апа. Күрше димәктән, ул Сания апа белән Тәлгат абыйның беренче ярдәмчеләре. Авырып китсәләр дә, киңәш-табышка да аңа эндәшәләр.

Олы кешенең күркәм юбилее уңаеннан өйләрен тутырып туганнары, якыннары, күршеләре килгән. Аралашып яшиләр, картлык көннәрен матур итеп, бала- оныкларының җылы карашын тоеп үткәрә Сания апа белән Тәлгат абый. Сокланырлык гаилә, алдагы көннәрне дә тынычлыкта, муллыкта, тигезлек белән каршыларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев