Күәм авылында гомер итүче әтиебез – Хәбибуллин Илшат Таһир улын 60 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез.
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер итегез!
Иң изге, саф теләкләр белән тормыш иптәшең
Айсылу, балаларың Ренат, Гөлназ, Гөлүсә,
киленең Дилә, киявең Рифат,
оныкларың Эмиль, Әскәр, Сәфинә.
Нет комментариев