Күәм урта мәктәбе укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызының 5 октябрьда 60 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Нурания Идерисовна! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезнең шагыйрь җанлы математика укытучысы, киң эрудицияле педагог, эчкерсез дус булуыгыз хезмәтегездә матур нәтиҗәләр һәм уңышлар бирә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телибез. Хезмәтегез уңышларына сөенеп, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын тоеп, укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, туганнарыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын Сезгә.
Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез Сезгә барсын да!
Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын,
Килер көннәрнең һәрбер таңында.
Күәм урта мәктәбе коллективы, профсоюз оешмасы.
Нет комментариев