Олы Әтнә авылында гомер кичерүче кадерле кешем, яраткан Әнием Мостафина Фәһимәне әниләр көне белән кайнар котлыйм.
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк...
30мы, 50ме әниләр һәрчак кирәк.
Бала карашыр өчен дә,
Киңәш сорашыр өчен.
Кайгы, шатлык бүлешкәндә
Сыенып елашыр өчен,
Һәр вакыт Әни кирәк,
Һәр вакыт Әни терәк.
Олы Әтнә авылында гомер кичерүче кадерле кешем, яраткан Әнием Мостафина Фәһимәне әниләр көне белән кайнар котлыйм.
Әни, сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән бәхетле гомер кичер. Шатлык-куанычта без балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, борчу хәсрәтсез яшәргә язсын сиңа. Шулай ук өчеседә 3 бала әнисе булган якын кешеләрем бертуган сеңлем Раилә, туган апаларым Гөлназ белән Кадрияне дә шушы матур бәйрәм белән чын күңелемнән котлыйм. Балаларыгызның игелеген, тәүфигын күреп, тигезлектә гомер кичерегез.
Сезне яратып чиксез хөрмәт белән Рамилә.
Нет комментариев