Төрекләр авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез МӘрданов Газинур Гыйльметдин улының 24 ноябрь көнне 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Ихлас күңелдән сине 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Син безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле кешеләр бик сирәктер. Кадерлебез, сиңа иң мөһиме алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән пар канатлы булып, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп хәерле, тыныч тормышта гомер итүеңне телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
Гомер үтә диеп моңсуланма,
Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.
Алтын төсендәге якты көннәр,
Барыр юлларыңны бизәсен.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвеңне генә телибез.
Сине яратып һәм хөрмәт итеп иң изге теләкләр белән
тормыш иптәшең Люция, балаларың Айнур-Гөлзирә, Илнур-Энҗе, оныкларың Әлфис, Әлфинә, Закир, Мансур, Самир.
Нет комментариев