Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чулпан белән Рүзилә – меңнең икесе!

1 августтан  6 августка кадәр Татарстан башкаласында  VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы була.

Форум  эшчәнлегендә 30 чит ил, РФнең 60 регионы һәм Татарстаннан 1000нән артык делегат катнашыр, дип көтелә.  Шул делегатларның икесе- безнең Әтнә районыннан. Аларның берсе Яңа Шашыдан – Чулпан Корбанова, икенчесе Олы Мәңгәрдән – Рүзилә Фәттахова.

  Алар бүген иртән китеп, инде барып урнашып, Кытай татарлары белән танышып, аралашырга да өлгерделәр.  Делегатлар Универсиада авылында торачаклар. Төшке ашны “Дворянское гнездо” кафесенда ашап, аннан соң Казанның меңьеллык музее белән танышачаклар.

     Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев