"Манзара"ны карадыгызмы?
Соңгы вакытта алар белән гел горурлану хисләре кичерәбез.
Рамил Фазлыев - Әтнә дәүләт драма театрының баш режиссеры, аны хәзер белмәгән кеше юк.
Чөнки "Мулла" фильмы аны танытты, кайда гына карамадылар аны, бүген Истанбулда карыйлар бу фильмны. Ул Алма-Ата, Баку, Бишкәк, Сараево, Скопье, Никосия, Ташкент кебек төрки шәһәрләрдә дә күрсәтеләчәк. "Мулла" - 2-6 октябрь көннәрендә Истанбулда үтүче III Төрки дөнья фильм фестивалендә финалга узган 10 тулы метражлы нәфис фильмның берсе. Бу хакта Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы язды.
Ә фильмны куючы режиссерның берсе һәм төп рольне уйнаучы актер - Әтнә егете, Әтнә дәүләт драма театрының горурлыгы. Бүген ул "Манзара" тапшыруы кунагы булды.
"Мулла" фильмы һәм театрның планнары турында сөйләде.
Фото театр сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев