Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Әтнә егете Азат Садыйков – җиңүче!

Татарстанда WorldSkills Russia чемпионатында җиңүчеләр исемлеге билгеле булды.

«ЭЛЕКТРОНИКА» компетенциясе буенча Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» WSR 2018-2019 региональ чемпионатында Олы Әтнә егете Азат Садыйков та катнашты һәм 1 урын яулады.

    Татарстанда WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабының башлангыч нәтиҗәләре билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, ярышлар 35 мәйданчыкта ике этапта – 27-29 ноябрьдә һәм 6-8 декабрьдә узды. Ярышлар үз эченә 91 компетенцияне алды. Бу 91 төрдә - 16 яшьтән 22 яшькә кадәр конкурсантлар, шулай ук 23 компетенция WorldSkills Junior катнашучылар өчен 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашты.

Азат - радиомеханик колледж студенты. Әлеге бәйгедә узган да катнаша Азат, һәм 2 урын ала.

Зур җиңүең белән котлыйбыз, Азат! Үрләрең алда булсын.

Фотоларның берничәсен https://vk.com/krmk16?w=wall-95437572_3317 алдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев