Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

18 майга һава торышы

18 майга һава торышы һәм ай календаре.

18 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә көнбатыш районнарда урыны белән көчле яңгыр фаразлана. Көндез кайбер районнарда яшен фаразлана. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез – +10..+15 градус.

Кимүче ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Алмагач, груша, чия, слива һәм ирга үсентеләрен утыртырга була. Тамыразыклар чәчәргә мөмкин. Чүп утау, ашлама кертү өчен уңай көн. Селдерей, бәрәңге, редис һәм башка тамыразыкларны утыртырга кирәк.

Томат, баклажан, кыяр үсентеләрен теплицага чыгарырга була. Томатның ян бәбәкләрен алырга кирәк.

Куакларның артык ботакларын кисәргә, куе булып чыкканнарны алырга мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев