Һава торышы

24 сентябрьгә һава торышы

24 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

24 сентябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә Урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән 15-16 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +10..+15˚ градус.

Кимүче ай, ай үгезбозау йолдызлыгында.

Сарымсак тырнаклары утыртырга була. Агачларның кәүсәләрен язын кояш нурларын яндырудан саклау өчен крафт кәгазе белән урап куярга кирәк. Гладиолус, дәлия чәчәкләренең бүлбеләрен казып алырга. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/23-09-2021/24-sentyabrg-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5838848


Нет комментариев