Алдагы төннәрдә кырау көтелә
Татарстанда 14 һәм 15 майда төнлә кырау төшә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанда салкын була һәм кырау төшә.
Республикада кабат шторм кисәтүе игълан ителде: 14 һәм 15 майда төнлә урыны белән туфракта һәм һавада -2° кадәр (Казанда – 14 майда төнлә -1° кадәр), вакыты белән яңгыр көтелә. Көндез максималь һава температурасы 14 майда +13, +18 булачак. 15 май көнне көндез +12..+17˚ җылы булыр дип көтелә.
Моннан тыш көчле җил һәм яшен булачак. Алдагы атна исә яңгырлардан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев