Бүген төнлә Татарстанда 32 градуска кадәр салкын булачак
Һава торышы

Бүген төнлә Татарстанда 32 градуска кадәр салкын булачак

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал дип кисәтә.

24 гыйнварга каршы төндә Татарстанда термометр баганалары -27 градуска, аязганда -32 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көндез республикада -14..-19 градус салкын булыр дип фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә исә Казанда -29 градус салкын, көндез -14..-16 градус салкын булуы көтелә.

Аязучан-болытлы һава булачак. Аерым районнарда кар явар дип фаразлана. Юлларда бозлавык.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал дип кисәтә.  

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179407/

С.Мингатина фотосы


Нет комментариев