Бүген Әтнәдә аяз һава торышы саклана
Һава торышы

Бүген Әтнәдә аяз һава торышы саклана

Халык сынамышы: 17 март – кара каргалар элеккеге ояларына килсә, яз иртә килер, сулар тиз китәр.

 ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көн явым-төшемсез узачак. Иртән урыны белән томан булуы ихтимал.

Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 3-8 метр булачак.

Температура +2… -3 градус.

Урам юлларында урыны белән көчле бозлавык сакланачак.

 


Нет комментариев