Татарстаннның кайбер районнарында беренче кар күренгән
Һава торышы

Татарстаннның кайбер районнарында беренче кар күренгән

Татарстанның берничә районында беренче кар яуган. Аерым алганда, аны Кукмара һәм Саба районнарында күзәткәннәр, дип яза Татар-информ агентлыгы.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 2-3 октябрьдә Казанда беренче кар яву ихтималы турында хәбәр иткән иде. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә дә октябрьнең беренче көннәрендә республикада температураның түбәнәюе турында кисәттеләр. Шул рәвешле, ял көннәрендә һава температурасы -3 градуска, ә дүшәмбе -5 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

 


Нет комментариев