һава торышы кискен үзгәрә:  көчле җил һәм юеш кар килә
Һава торышы

һава торышы кискен үзгәрә: көчле җил һәм юеш кар килә

Халык сынамышы: 21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас.

Бүген Әтнәдә  температура-1..,+3 градус аралыгында .

Синоптиклар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил һәм юеш кар турында кисәтә.

Мондый һава шартларында өлкәннәргә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә аеруча игътибарлы булу сорала.

Җил 6-11 м/с тизлек белән көньяк-көнбатышка күчеп, төньяк-көнчыгыштан исәчәк, урыны белән тизлек секундына 15-18 метрга җитәчәк.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, ашыгыч ярдәм хезмәтләрен 112 номеры аша чакырырга мөмкин.

 


Нет комментариев