Июньдә Татарстанда, Казанны да кертеп, уртача айлык температура климатик нормадан ярты градуска югарырак булачак.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада июнь ае өчен климатик норма +17,8, ә Казанда +18,3 градуска тигез, дип искәртә метеорологлар.
Шул ук вакытта, айлык явым-төшем күләме климатик нормага (Татарстанда ул – 60, Казанда 57 миллиметр тәшкил итә) якын булачак.
Нет комментариев