Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар янә салкыннар килүен һәм кырау төшү турында кисәтә

Бүген Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә суыклар аркасында шторм кисәтүе игълан итте.

Дүшәмбе көнне, 23 майда, төнлә һәм иртән төбәк буенча урыны белән «һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр салкыннар көтелә», – дип билгеләп үтә синоптиклар. Мондый һава шартлары сишәмбе көнгә дә – 24 майга да фаразлана.

Республика метеорологлары мәгълүматларына караганда, май азагына кадәр Татарстанда һава температурасы нормадан 5 градуска түбән булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-yana-salkynnar-kilu-ham-kyrau-tosu-turynda-kisata-5854933

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев