Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гарасат китергән зыян турында сөйләде

Казанда начар һава шартлары аркасында 27 мең кеше утсыз калган.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гарасат нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда давыллы җил Тукай урамында урнашкан кече бизнес көллиятенең түбәсен кубарып ташлаган. Шулай ук Тинчурин исемендәге театр һәм Тарпищев исемендәге Теннис академиясе түбәләренә дә зыян килгән. Казанда начар һава шартлары аркасында 27 мең кеше утсыз калган.

Татарстан башкаласында кубарылып ташланган түбәләр 12 машинага зыян салган. 3 автомобильгә агач ауган.

Яшел Үзән районында берьюлы 7 торак пунктта ут сүндерелгән, шулай ук Яшел Үзән шәһәрендә йортларда да өлешчә ут юк. Кызыл Яр авылында ташландык бина өлешчә җимерелгән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 2 кеше зыян күргән, берсе - бала. Зыян күргән хатын-кыз белән яшүсмерне Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Аларның гомеренә куркыныч янамый. "Горьковец" балалар лагерендә берничә агач ауган. Балалар зыян күрмәгән.

Республиканың Биектау районында стихия 457 яши торган 4 торак пунктны утсыз калдырган.

Лаеш районында 1200 кеше яши торган 2 торак пунктта электр уты юк. “Мишә” бакчачылык ширкәтендә бакча йортының түбәсен алган.

Менделеевск районының өч торак пунктында (621 кеше) электр уты бирелгән.

Байлар Сабасы районында көчле җил бер шәхси йортның түбәсен алган. Зыян күрүчеләр юк.

Татарстанның Кукмара районында 6 социаль объект утсыз калган. Шулай ук 3 торак пунктта (432 йорт) электр уты сүндерелгән.

Балтач раойнында әлегә 273 кеше утсыз. Республиканың Балык Бистәсе районында 284 йортта электр уты өзелгән. Әлмәт районында 16 йортта ут юк.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/30/165010/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев