Татарстанда 8 июльгә кадәр эссе көннәр көтелми
Һава торышы

Татарстанда 8 июльгә кадәр эссе көннәр көтелми

6 һәм 7 июльдә көндез һава 22...29 градуска кадәр җылыначак, төнлә исә 8...15 градус тирәсендә була.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 6 һәм 7 июльдә республикада хәтта көндезге сәгатьләрдә дә температура +30 градуска җитмәячәк.

Шулай итеп, 6 һәм 7 июльдә көндез һава 22...29 градуска кадәр җылыначак, төнлә исә 8...15 градус тирәсендә була. Явым-төшем күзәтелми.

30 градустан югары температура Татарстанга пәнҗешәмбе, 8 июльдә, әйләнеп кайтырга мөмкин. Көндез 27...32 градус, төнлә 12...17 градус җылы була.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/05-07-2021/tatarstanda-8-iyulg-kad-r-esse-k-nn-r-k-telmi-5829249


Нет комментариев