Татарстанда яңгырлар көтелә
Һава торышы

Татарстанда яңгырлар көтелә

Кайбер урыннарда кырау төшәргә мөмкин, шуның аркасында кисәтү игълан ителде.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда циклон йогынтысында дымлы һәм салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә.

Төнлә һава температурасы +2дән +7 градуска кадәр булачак. Шул ук вакытта кайбер урыннарда кырау төшәргә мөмкин, шуның аркасында кисәтү игълан ителде. Көндез һава +14...+19 градуска кадәр җылыначак.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанга җылы көннәр киләсе атнада гына кайтачак , дип хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/22-05-2020/tatarstanda-ya-gyrlar-k-tel


Нет комментариев