Җәй... кичектерелә!
Берничә көннән бирле үзәккә үтәрлек булып искән салкын җилдән туеп, җәй җиткәнне бармак бөгеп саныйсызмы? Ашыкмагыз! Синоптиклар әйтүенчә, июнь башында салкын булачак. “Гидрометцентр”ның Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу атнаның иң җылы көне иртәгә, ягъни 30 майда көтелә.
Чәршәмбедә термометр баганасы көндез 23 градуска кадәр югары үрмәләячәк, дип фаразлана. 30 майга бәйле халык сынамышы да бар. Бу көнне һава торышы нинди булса, җәй шундый булачак, дигән әби-бабайлар. Табигать тә өлкәннәр сүзенә колак салсын иде, дип телисе генә кала. Пәнҗешәмбедән кабат суыта башлаячак, ди әнә синоптиклар. Җәйнең беренче көннәрендә көндез нибары 15 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр. Төнлә термометр баганасы 5 градус җылы күрсәтәчәк, дип фаразлана. Табигать кыланмышлары бакчачылар өчен баш бәласенә әйләнмәгәе.
“Җәй башында төшкән кырау – иң куркынычы, – ди бакчачы Гомәр Дәүләтшин. – Үсентеләр шактый күтәрелде бит инде. Кишер, суган, петрушка, укроп салкыннарга бирешмәячәк. Ә менә төшле җиләк-җимеш агачлары зыян күрергә мөмкин. Шулай ук җиргә якын булып үскән яшелчәләр – кыяр, помидор, кабак үсентеләре салкыннарга бирешүчән. Хәер, алдагы берничә көндә кырау төшәчәк, дип уйламыйм. Көннәр суытса да, күк йөзе болытлы, өстәвенә җил исә. Шомырт та чәчәк атып бетерде инде. Көннәр салкын торганда түтәлләргә суны күбрәк сибәргә тырышам. Дым кырау төшүдән саклый”. Балтачның Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, чын җәй июнь уртасында гына башланачак. “Бу – былтыргыга караганда иртәрәк. Узган ел июльдә генә җылытты”, – ди ул. Озак көтәсе калмады.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 74, 29.05.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев